- урынлашу
- 1. Берәр җиргә билгеле бер вакытка тукталып урын алу. урын алып, җайлап утыру, яту 2. Озаклап тору, яшәү өчен билгеле бер урынга төпләнү 3. Билгеле бер урында булу, нин. б. урынны биләү (оешма, бина һ. б. тур.) 4. Эшкә керү, нин. б. хезмәт урыны, вазифа, дәрәҗә алу 5. Нин. б. бер хәлдән даими хәлгә күчү, утыру (һава хәле, табигать күренешләре тур.) кар-яңгырлы көз урнашты 6. Нин. б. бер хәл, мөнәсәбәт туу, барлыкка килү ике арада дуслык урнашты Тәртип, тынлык һ. б. ш. хөкем сөрә башлау бүлмәдә тынлык урнашты 7. Берәр нәрсә ныгу, традициягә керү, гадәт булып китү 8. Нәр. б. формалашу, рәсми төс алу, ныгу 9. күч. Урын алу, тирән эз калдыру (күңелдә, йөрәктә һ. б.)
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.